Югары Ослан муниципаль районында эшмәкәрләр һәм халык белән очрашу

2014 елның 22 августы, җомга

2014 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә Югары Ослан районының хакимият бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов, Югары Ослан районы хакимияте башлыгы, Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, авыл җирлекләре башлыклары, “Алкоторг” ҖЧҖ, “Пивоварня-Москва-Эфес” ЯАҖнең Казан шәһәрендәге филиалы, “Болгар сырасы” ААҖ вәкилләре катнашында Югары Ослан муниципаль районы эшмәкәрләре һәм җитештерүчеләр белән күчмә киңәшмә уздырылачак. Киңәшмә “Югары Ослан муниципаль районында куллану базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары турында” дигән темага багышлап үткәрелә.

Моннан тыш шул ук көнне  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау турында законга, социаль әһәмиятле азык-төлек сатуга  кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.

 Кабул итүгә язылып кую өчен телефоннар: (884371) 4-58-78, 5-86-72, 5-85-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International