Ул, хакимияттәгеләр халыкны эчкечелектән йолып калу, тәмәке тартуга каршы көрәшү эшен алып барырга тиеш, дигән фикер белән килеште. “Тик моны советлар чорында сәрхушлеккә каршы ничек көрәшкән булсалар - шулай хәл итәргә ярамый,” - дип кисәтте Президент. Ул советлар вакытындагы хәмергә каршы сәясәтнең эчкечелекне киметмәвен билгеләп үтте. “Халык денатурат эчә, көмешкә куа башлады – бары шул гына”, - диде Путин. Президент бу җәһәттән сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, спортны үстерүдән торган комплекслы эш алып барылырга тиешлеген әйтте.
Тәмәкегә килгәндә, Путин әйтүенчә, Хөкүмәттә акцизларны кинәт кенә арттырырга теләүчеләр бар. Тик аның ныклы фикеренчә, “бу мәсьәләне бер селтәнүдә хәл иткән очракта тәмәке тартуны киметмәячәкләр, ә җыен юк-бар тартуга гына күчәчәкләр”. Акцизларны арттырган очракта кинәт түгел, бәлки акрынлап арттырырга кирәк, дип исәпли Президент.
Путин шулай ук энергетик эчемлекләргә каршы көрәшүгә карата да үз фикерен җиткерде. Бу мәсьәләдә элеккегә караганда кыюрак эш итәргә кирәк, диде ул.
Президент, депутатлар сорауларына җавап биреп, Россиядә чит илләр инвестицияләре гарантияләнгән булырга тиеш, дип басым ясап әйтте. Ул, аерым алганда, Россиядә теләсә кайсы инвесторның, шул исәптән чит ил инвесторының үзен алдамауларын аңлауларына китерердәй шартлар тудырырга кирәклеген ассызыклады. “Теге яки бу кеше яисә компания инвестицияләр белән килгән икән, әлеге инвестор инвестицияләрен беркемнең дә тартып алмавына, аларның дәүләт сәясәте тарафыннан гарантияләнгән булуына инанырга тиеш,” - диде В. Путин.