2014 ел августының беренче ике атнасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск, Бөгелмә, Баулы районнары бүлекләре хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә гражданнарның Казахстан Республикасында җитештерелеп, билгеләнгән үрнәктәге акциз маркалары белән маркировкаланмаган хәмер продукциясен ташуларының 6 очрагын ачыклады. Шулай итеп, барлыгы 987 литр күләмендә алкогольле продукция хуҗаларыннан алынды.
Шул исәптән, Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең дә (Ризванов Г.М, Түбән Камада яши, Казахстанда җитештерелгән 360 шешә хәмер алып кайтканлыгы ачыкланды; Саримов Л.Ф., Лениногорскида яши – 168 шешә; Галиев Р.Р., Әлмәттә яши – 348 шешә) алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен үз иткәннәре билгеләнде.
Хәмер продукциясе хуҗалары алкогольне, янәсе, туйлар һәм юбилейлар уздыру өчен алып кайтырга карар иткәнлекләренә инандырырга тырышты. Тик шулай булган очракта да алар алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә “кереп киткәнлекләрен” аңларга да теләмәде.
Татарстан Республикасында яшәүчеләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, исләренә төшерәбез: Казахстан Республикасында җитештерелеп, акциз маркалары һәм товар озату документлары булмаган хәмер продукциясе - легаль булмаган әйләнештәге продукция. Шул ук вакытта ул ГОСТ таләпләренә дә туры килми. Аракысы да, коньягы да “аракы” яки “коньяк” хәмер эчемлекләре типларына туры килми, алар фәкать буяулар һәм хуш ис бирүче матдәләр өстәлгән су-спирт кушылмасы гына.
Казахстанның коньягы да органолептик күрсәткечләре: тәме һәм исе ягыннан чын коньякка туры килми: аннан спирт исе килә, ниндидер баллы тәме бар. Анда чын коньякның исе дә, тәме дә юк. Өстәвенә бу су-спирт эремәсе виноград түгел, ә ашлык спиртыннан тора. Ягъни Казахстан коньягында коньякның “к” хәрефе дә юк.