Балык Бистәсе районында чаралар

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

14 август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова Балык Бистәсе районының “Кама” кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге һәм кибетләр  челтәре сатучылары белән очрашу үткәрде. Актлар залына 40тан артыграк кеше җыелды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: “Кама” кулланучылар җәмгыяте - Балык Бистәсе районында алкогольле продукция һәм азык-төлек сату белән шөгыльләнеп, 57 сәүдә объектына ия булган оешма ул. Шуңа күрә сәүдә кагыйдәләре, лицензия рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләләр бик еш килеп чыга.

Сөйләшү җәмгыятьнең эшчәнлеге, шул исәптән алкогольле продукция сату барышында әледән-әле килеп чыга торган проблемалар турында барды.

М.И.Егорова залда утырган халыкка сәүдә эшчәнлеген җайга сала, кулланучылар хокукларын  яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйли, тикшерүләр һәм мониторинглар үткәргәндә якларның хокукларын һәм бурычларын билгели торган норматив документлар нигезләмәләрен тагын бер кат аңлатып үтте. Очрашуда катнашучылар алкогольле продукция һәм башка продукция сату өчен кирәкле документлар исемлеге белән танышты. Шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту, җирле продукциянең өстенлекләре турында мәсьәләләр каралды.

Яклар куллану базарында килеп чыккан мәсьәләләрне хәл иткәндә үзара тыгыз хезмәттәшлекнең зарури һәм файдалы булуы турында уртак фикергә килде.

Икенче көнне – 2014 елның 15 августында М.И.Егорова Балыклы Чүкәй авыл җирлеге гражданнарына күчмә  кабул итү үткәрде. Халыкка булачак кабул итү чарасы турында алдан ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм кибетләрдәге, почта бүлекләрендәге мәгълүмати стендларга урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр итеп куелган иде.

Авылда яшәүчеләр территориаль орган җитәкчесенә асылда сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр буенча сораулар бирде. Кабул итүгә килгән гражданнар сыйфатсыз азык-төлек, катлаулы көнкүреш техникасы сатып алу очрагында  үзләренең нинди хокукларга ия булулары, нәрсәләр эшләргә кирәклеге, товарларны ремонтлау сроклары, товарларның гарантия һәм хезмәт итү сроклары, район территориясендә эшчәнлеген туктаткан оешмаларга дәгъвалар белдерү тәртибе, алкогольле продукциянең легальлеген тикшерү ысуллары белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International