Карбызны ничек сайларга – августның төп соравы әнә шул. Кибет киштәләре иң эре җиләктән сыгылып тора. Сатучыларның һәммәсе “безнеке – иң яхшысы” дип, үз товарларын үтереп мактап тора. Әмма кемгә ышанырга?
- Карбыз – тәмле, файдалы, арзанлы булуы белән беррәттән, сусауны да бик яхшы баса. Шуңа күрә халыкның аңа мөкиббән булуы гаңәп түгел. Өстәвенә җаның теләгәнне сайлап алу мөмкинлеге дә бар, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова. - Тик соңгы вакытларда базарларыбызда нитратлар белән “шыплап” тулган карбызлар да шактый ук еш очрый башлады. Мондый карбызны ашау әллә нинди аянычлы нәтиҗәләргә, шул исәптән хастаханә юлларын озак кына таптауга китерергә мөмкин.
Шуңа күрә без, республикада яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, иң өлгергән, иң татлы һәм иң файдалы карбызны сайлап алуга ярдәм итәрдәй киңәшләр тупларга тырыштык.
Иң элек кабыгының төсенә игътибар итегез. Эреләре, шулай ук кечкенәләренең дә буй-буй сырлары бик ачык беленеп торырга тиеш. Өлгергән карбызның сырлары бөтен өслеге буенча ярылып ята, кабыгы ялтырап тора. Карбызның койрыгын аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк.
Өлгергән карбызның җимеш сабы корыган һәм нәзек, аз гына тартуга өзелә. Карбызлар җирдә тәгәрәп үскәнлектән, бер ягында җимешкә карата уртача зурлыкта саргылт табы була. Бу тап койрыгы яки төбе тирәсендә түгел, ә нәкъ менә кырыенда урнашырга тиеш.
Бик зур (15 кг артыграк) карбызларны сайламагыз. Чиктән тыш авырлык җимешнең артык өлгергәнлеген аңлата: гадәттә мондый карбызның эче йомшарган, төшләре дә бик күп була.
Өлгергән карбыз тышына бармак белән басканда, җиңелчә генә кытырдаган тавыш ишетелеп китә: йомшагы, өлгергәнлектән, шулай шартлый.
Кытырдаган тавыш юк икән, йә карбызның кабыгы артык калын булу сәбәпле йомшагына “барып җитмәгәнсез”, яисә җимешнең эче җиңел генә шартлар дәрәҗәгә җиткәнче өлгермәгән дигән сүз.
Карбызлар махсус билгеләнгән урыннарда – базарларда, кибет, павильоннарда сатылырга тиеш. Аларны коры җиргә генә түгел, брезент, чүпрәк һәм хәтта катыргы кәгазь өстенә дә урнаштырырга ярамый. Карбызларны саклау өчен биеклеге кимендә 20 сантиметрга тигез махсус аслык булдырылу зарури. Моннан тыш аның өсте дә ябулы булырга тиеш: кояш нурлары җимешләрнең сыйфатына начар йогынты ясый.
Карбызның агулымы-юкмы икәнен төп-төгәл итеп лаборатория шартларында химик тест үткәрү нигезендә генә белергә була. Әмма өй шартларында белүнең дә берничә ысулы бар. Дөрес, аларның күпчелеген карбызны сатып алгач ук кулланырга кирәк. Белгән кешеләр әйтүенчә, йомшагындагы җепселләренең ак түгел, бәлки сары төстә булуы, йомшагының шәмәхәрәк төскә керүе, киселгән урынының артык шомалыгы җимештә зарарлы матдәләрнең “мыжлап торуы” турында сөйли. Карбыз йомшагы кисәген сулы стаканга салып карагыз: сыеклыкның болгануы җимешнең зарарсыз булуын, ә суның башка төскә керүе – буяулар һәм нитратлар белән “шыплап” тулуын аңлата.
Яньчелгән, ярылган яки сатучылар уем ясап кисеп күрсәткән җимешләрне сатып алмау хәерле. Хәтта очсыз булса да. Ник дигәндә, кискәнче, карбызны кран астында щетка яки чүпрәк белән яхшылап юарга кирәк.
Ә инде иң яхшысы – сатып алганчы, сатучыдан тиешле сертификатлар һәм товар документларын күрсәтүне таләп итү.