Тиешсез вакытта сыра сату

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Контрольлек чаралары үткәрелгәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә еш кына массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә иярә. Әнә 2014 елның 20 август төнендә дә  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләренә Эфир һәм ТНТ телеканаллары журналистлары килеп кушылды.

Контрольлек чарасы барышында тиешсез вакытта сыра сатуның 2 очрагы ачыкланды. Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсе янә “кармакка эләкте”: кибетнең берсе гади генә “Продукты” дип аталса, икенчесенең атамасы “модалы” саннардан тора – “555”. Әлеге сәүдә оешмалары инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды югыйсә.

Бу юлы закон бозучыларга карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча беркетмәләр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International