Тагын шул кимчелек!

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Җәмәгать судьясы карары белән хосусый эшмәкәр Мунина Ирина Валентиновнаның  стационар булмаган сәүдә объектына (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Зеленодол районы, Васильево ш.т.бистәсе, Совет урамы, 89 нчы йорт) ваклап сатуга чыгарылган 16 атамадагы сырасы конфискацияләнде.

Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның (алга таба – Федераль закон) 16 статьясындагы 6 пункты таләпләре нигезендә, сыраны ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар бу максатка милектәге, хуҗалык алып бару өчен алынган, оператив идарәгә яки арендага алынган стационар сәүдә объектларына  һәм склад бүлмәләренә ия булырга тиеш. Шул рәвешле сәүдә объекты нигезе җиргә нык итеп корылган, инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылган (технологик тоташтырылган) бинадан гыйбарәт булырга тиеш.

Федераль таләпләрне бозган өчен И.В.Мунина, РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше нигезендә, алкогольле продукциясен конфискацияләп, 5000 сум күләмендә штрафка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International