Узган атнада Әлмәт шәһәрендә закон нигезендә тыелган вакытта, тәгаенләп әйткәндә, 23.00 сәгатьтән соң алкогольле продукция сатуның 4 очрагы ачыкланды. “Урал” ҖЧҖ, “Тургай” ҖЧҖ, хосусый эшмәкәрләр Л.Г.Дәминова, Л.В.Круминыш кибетләрендә законны санга сукмаулар билгеләнде. Әлеге оешмаларның гаепле затларына һәм хосусый эшмәкәрләргә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Административ хокук бозу турында материаллар, тиешле карарлар кабул итү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде.
Предприятиеләр җитәкчеләренә һәм хосусый эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, тагын бер кат исләренә төшерәбез: гамәлдәге закон нигезендә, билгеләнгән вакыт чиген бозып алкогольле продукция саткан өчен вазыйфаи затларга, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп яки конфискацияләмичә, биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп яки конфискацияләмичә, илле меңнән йөз мең сумга кадәр күләмдә штраф – административ җаваплылык каралган.