Зеленодол территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре мониторинг үткәргәндә Яңа Тура һәм Бело-Безводное торак пунктларының сәүдә йортларындагы киштәләрдә алкогольле продукциянең киң ассортиментта ваклап сатылуына игътибар итте. Игътибар итми хәлең юк: территориаль органга әлеге сәүдә объектларының ябылуы сәбәпле лицензиясен яңадан рәсмиләштерү турында юридик заттан гариза кергән иде бит. Аңлаша торгач, шул билгеле булды: хосусый эшмәкәр, озак уйлап тормастан, килеп туган хәлдән файдаланып калырга - киткән булып кыланып, шыпырт кына үзенең хәмер бизнесын җәелдерергә уйлаган.
Тик мондый кырын эшнең ничек бетәсе билгеле: РФ КоАП 14.1 статьясындагы 2 өлеше буенча “акыллы” эшмәкәргә карата Татарстан Республикасы Арбитраж судына административ материал карап тикшерүгә җибәрелде.
Нәтиҗәдә 105 л күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.