Август аенда Яңа Чишмә районы полиция хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының 179 нчы чакрымында төнлә “Форд Фокус” машинасын һәм аның тагылма арбасын тикшергәндә, Казахстан Республикасында җитештерелеп, билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкогольле продукциягә юлыкты. Хәмер хуҗасы – Алексеевск районында яшәүче берәү хәмерне, янәсе үз ихтыяҗлары өчен сатып алганлыгын аңлатырга маташты. Шул ук вакытта хуҗасыннан алынган аракы һәм коньяк күләме аз да түгел, күп тә түгел - 529,6 литр, ягъни 1000 шешә чамасы тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре “идән асты”нда җитештерелгән, ягъни легаль булмаган алкогольле продукция ташу факты буенча Алексеевск районында яшәүче бу кешегә карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырды. Беркетмә тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.