“Росалкогольрегулирование” хәмер базарында намуслы катнашучының этика кодексын эшләде

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

“Росалкогольрегулирование” каршындагы экспертлар советы 26 августта уздырылган утырышта  “Хәмер базарында намуслы катнашучының этика кодексы”н карап тикшерде һәм кабул итте.

РФ Гражданлык кодексының 1 статьясы нигезендә, намуссызлык белән өстенлеккә чыгуга юл куймау өлкәсендә эшләнгән кодекс проекты базарда катнашучыларның намуссыз көндәшлекне һәм контрафакт продукция әйләнешен кисәтүгә юнәлдерелгән уртак эшчәнлеккә ниятләнүләрен чагылдыра.

“Росалкогольрегулирование”дә билгеләп үтүләренчә, оешмалар, Кодекска таянып, легаль булмаган этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртүне, шулай ук намуссызлык күрсәтеп файда алуны  кабул итә алмауларын белдерә.

Кодекста күздә тотылганча, хәмер базарында катнашучы хәмерне легаль булмаган төстә җитештерү һәм әйләнештә йөртү турында мәгълүмат алуга, бу хакта хокук саклау органнарына яки контрольлек итүче органнарга хәбәр итүгә бурычлы.

Утырышта шулай ук, легаль булмаган хәмергә каршы көрәштә хәмер базарында намуслы катнашучыларның тырышлыкларын берләштерү, җәмәгатьчелек контрольлеге механизмнарын, шулай ук намуслы эшчәнлекне һәм продукция сыйфатын аеру формаларын һәм ысулларын үстерү өчен, үзкөйләнешле оешма булдыру мәсьәләсе дә карап тикшерелде, дип хәбәр итә “Росалкогольрегулирование” матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International