Кисәтелде югыйсә...

2014 елның 29 августы, җомга

Август аенда Арча территориаль органы белгечләре Саба районында “Гөлхан” ҖЧҖ сәүдә объектларына планлы тикшерү үткәрде. Тикшерүнең булачагы турында әлеге оешма җитәкчесенә тиешенчә, ягъни алдан хәбәр итеп куелды. Шуңа күрә сәүдә объектлары тикшерүгә әзер иде. Кибетләрнең киштәләре һәм витриналары ялтырап тора, сатучылар чиста-пөхтә киенгән. Боларның барысы да сатып алучыларның игътибарыннан читтә калмады, әлбәттә. Кибетләрдәге чисталыкны күреп, аларның кәефе шундук бермә-бер яхшырды.

Тик менә кибетләрен саклау вакыты чыккан товарлардан чистартырга гына сатучыларның көче җитмәгән, күрәсең. Аларның бәхетсезлегенә күрә, тикшерү вакытында саклау вакыты чыккан 10 атамадан артыграк  товарның (барлыгы 2887 сумлык)  киштәләрдә искереп ятуы ачыкланды. Моннан тыш 20 дән артыграк атамадагы товарларда бәя белешмәлекләренең юклыгы билгеләнде.

Дәүләт органнарының контрольлек эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге законның төп фикерләреннән берсе юридик затларның, хосусый эшмәкәрләрнең намуслы булырга тиешлегеннән чыгып эшләүгә кагыла, югыйсә.  

Тик, тормыш күрсәткәнчә, алай гына булып бетми шул. Кулланучыларны товар сайлаганда һәм сатып алганда бик игътибарлы булырга, үз хокукларын якларга һәм закон бозуларны игътибарсыз калдырмаска өндибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International