Чәчәк саталар, имеш...

2014 елның 30 августы, шимбә

Чаллыда Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тәмәке һәм хәмергә каршы законнарның ничек үтәлүен ачыклау максатыннан кайбер кибетләрне тикшерде. Баксаң, кайбер минимаркетлар киштәләрендәге товар накладнойларда күрсәтелгәнгә бөтенләй туры килми икән бит. Закон бозучылар “эзләре” буйлап Ләйсән Сабировага йөрергә туры килде.

Ләйсән ханым булган  бер кибеттә документлар буенча  чәчәк сатарга тиешләр. Тик җирле халык бирегә сыра алырга килә. Сатучы хәмер продукциясен кечкенә генә тәрәзә аша җибәреп тора. Даими клиентлар әйтүенчә, әлеге кибеттә спиртлы эчемлекләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бернинди комачаулыксыз сатып алырга була.

- Соңгы тапкыр бу кибеттән өч көн элек хәмер сатып алдым. Әкрен генә киләсең дә сорыйсың, - дип серне ачты клиентларның берсе.

Тик сатучының Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә генә ачык йөз күрсәтәсе килмәде. Кибетнең ярдәмче бүлмәләренә кереп китте дә шунда юк булды. Тик инспекция хезмәткәрләреннән качса да җаваплылыктан качып котыла алмастыр ул. Төнлә сыра саткан өчен аңа 10 мең сумлык штраф яный. Сәүдә ноктасы хуҗалыклары өчен исә җәза күләме 100 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Ә кибет хезмәткәрләре тәмәкегә каршы законны яхшылап өйрәнәсе урынга журналистлар хокуклары белән күбрәк кызыксына, күрәсең. Юкса чәчәк белән сәүдә ителә торган минимаркет киштәләренә тәмәке куймаслар иде. Һәрхәлдә, кибет хуҗаларына тәмәке саткан өчен 50 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International