Зеленодол районында 105 литр хәмер сатудан алынды

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре  Яңа Тура һәм Бело-Безводное  авыллары кибетләрендә кызып-кызып алкогольле продукция  сатуларына игътибар итте. Игътибар итми хәлең юк: әлеге сәүдә объектларының ябылуы сәбәпле лицензиясен яңадан рәсмиләштерү турында юридик заттан  гариза кергән иде бит. Баксаң, хосусый эшмәкәр, озак уйлап тормастан, килеп туган хәлдән файдаланып калырга  - киткән булып кыланып, шыпырт кына үзенең хәмер бизнесын җәелдерергә уйлаган булып чыкты.

Нәтиҗәдә полиция хезмәткәрләре 105 л күләмендә алкогольле продукцияне законсыз әйләнештән алды. Ә инде “чиктән тыш акыллы” эшмәкәргә карата  материаллар  Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International