Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Н.А.Галинның “Марс” кафесында (адресы: ТР, Азнакай ш., Гагарин ур, автовокзалның көньяк ягы) алкогольле продукцияне ваклап сату хокукы бирә торган лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату очрагын ачыклады, хосусый эшмәкәр В.Н.Соловьевның “Рубин” кафесында (адресы: ТР, Әлмәт ш., Индустриальная ур., 4 “а” й) хосусый эшмәкәр В.Н.Соловьев тарафыннан акциз маркалары белән маркировкаланмаган хәмер продукциясен әйләнештә йөртү, тәгаенләп әйткәндә, хәмер продукциясен саклау, шулай ук шешәләренә бизәү һәм саклану элементлары буенча Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә һәм аңа кертелә торган алкогольле продукция өчен махсус маркаларга, акциз маркаларына карата куела торган таләпләргә туры килмәгән федераль махсус маркалар һәм акциз маркалары ябыштырылган алкогольле продукцияне саклау очрагын билгеләде. Хосусый эшмәкәр Н.А.Галинга карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылды, эш материаллары Татарстан Республикасы арбитраж судына карап тикшерүгә җибәрелде. Хосусый эшмәкәр В.Н.Соловьевка карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, продукциясе экспертизага җибәрелде.