“Росалкогольрегулирование” хәмер эчемлекләрен сату белән шөгыльләнүче сайтларны суд карарыннан башка гына ябарга тәкъдим итте.
Бу җәһәттән тиешле документ, коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен, норматив-хокукый мәгълүмат ачуның бердәм порталында урнаштырылган.
Ведомство, базарда легаль төстә катнашучыларга ябулар кагылмасын өчен, интернет-ресурсларны бәяләү критерийләрен эшләргә ниятләнә.
Әлеге инициатива кулланучыга сатып алынган товар рәвешендә түгел, бәлки бүләк рәвешендә хәмер эчемлекләрен китерү очракларының артуы сәбәпле күтәрелде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: тәкъдим ителгән документ кысаларында хәмерне бушлай таратуны тыю да күздә тотыла, дип хәбәр итә “Газета.Ру”.