Инде 2015 елның I кварталында ук тиешле үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Нормалар барлык җәмәгать урыннарына кагылырга тиеш булса да, аны эшләүчеләр иң элек җәмәгать транспортын игътибар үзәгенә алган.
Гамәлдәге нормалар нигезендә, фәкать полиция транспорт баш идарәләре җитәкчеләре генә штрафлар рәсмиләштерүгә хокуклы. Бу гражданинны теләсә кайсы җәмәгать транспортында исерек килеш эләктергәндә транспорт полициясе баш идарәсенә алып килү яки аңа, штраф турында карар алу өчен, идарәгә килү зарурилыгы турында уведомление язып бирүне аңлата.
Штрафлар күләмен дә арттыру күздә тотыла. РФ КоАП 20.21 статьясы нигезендә исерек хәлдә җәмәгать урыннарында күренгән өчен 500дән 1,5 мең сумга кадәр административ штраф күздә тотылган. Төзәтмәләр нигезендә бу сумманы 5 мең сумга җиткерү ниятләнелә.
- Административ хокук бозу турында эшне хокук бозучының күз алдында тиз генә карап тикшерү мөмкинлеге булмау административ җәзаның көчен киметә һәм аны үтәүне кыенлаштыра. Полиция бүлекчәләре, хокук бозучылар арасыннан күпчелегенең административ хокук бозу турында эшне тикшерүгә килмәүләре сәбәпле, административ хокук бозу турында карар күчермәсен аларга почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән) җибәрүгә бурычлы, ә аның бәясе төрле төбәкләрдә уртача 50 сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу, штрафны исәпкә алмыйча, өстәмә чыгымнарга китерә, - дип белдерелгән Эчке эшләр министрлыгында.
Иҗтимагый палата әгъзасы, “Аек Россия” федераль проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев “Известия”гә аңлатып үткәнчә, палата әлеге мәсьәләне эшләүгә ярдәм итәргә әзер.
- Бу инициативаның, чит илләрдәгечә, полиция хезмәткәре закон бозган өчен мондый штрафны урында язып бирә алсын өчен, барлык җәмәгать урыннарына кагылуын тәэмин итәргә кирәк. Кешенең ни дәрәҗәдә исереклеген билгеләүгә килгәндә, Эчке эшләр министрлыгы кайчандыр патруль нарядларын алкотестерлар белән тәэмин итү проектын эшләп, моның өчен хәтта аерым бюджет та бүлеп бирелгән иде. Бездә фәкать Мәскәүдә генә дә полиция елына 150 меңләп кешене “асфальттан” торгызып алып китә. Полиция хезмәткәрләренең мондый мөмкинлеккә ия булуын һәм штрафларның шуның кадәр “сикерүен” белеп тору гына да кешеләрне тәртипкә өйрәтәчәк, - ди Хамзаев.
“Аек Россия” житәкчесе хокук саклау органнары хезмәткәрләре ягыннан вәкаләтләрне арттырып җибәрү ихтималы турында шикләнүләр җәһәтеннән, монысы - аерым тема, дигән фикердә.
- Полиция мондый хокукларга ия булырга тиеш, әмма аларны хаклы рәвештә куллану мәсьәләсе ачык кала. Закондагы үзгәрешләр турында гына түгел (аларны мин башта тест режимында кертеп карауны тәкъдим итәр идем), хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән системалы төстә эшләү турында да сөйләшергә кирәк. Иҗтимагый проект һәм Иҗтимагый палата эшчәнлеге кысаларында без бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә әзер, шулай ук без төрле тәкъдимнәр буенча фикер алышуга да әзер, - дип өстәгән Хамзаев.
Пассажирлар берлеге үзәк идарәсе әгъзасы Андрей Симаковның да бу җәһәттән шикләнүләре юк түгел.
- Әлбәттә, исерек пассажирлар проблемасы бар һәм аны ничек тә контрольдә тоту кирәк. Тик штрафны 5 мең сумга кадәр җиткерүне, арттырып җибәрү, дип саныйм. Полиция хезмәткәрләре ягыннан да хокукка каршы гамәлләр куркынычын билгеләп үтәсем килә. Аларның аягында көчкә басып торган сәрхушләр урынына үзен әйбәт кенә тоткан, әйбәт киенгән, тик яныннан гына берникадәр хәмер исе килеп торган кешеләрне “алып китү” очраклары да бар, - дип искәрткән Симаков.