Август аендагы эш йомгаклары

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Август аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре тиешсез вакытта сыра продукциясе сатуның 25 очрагын ачыклады, шуның 5очрагы – эчке эшләр органнары белән уртак рәвештә. Тиешле лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сатып ятуның 9 очрагы билгеләде, шуның дүртесе – эчке эшләр органнары белән берлектә.

Менделеев шәһәрендә Башкарма комитет, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеченнән торган эш төркеме спорт корылмасы тирәсендә урнашкан кибеттә, “Парус” барында сыра сату очрагын билгеләде. Барлык закон бозучыларга карата административ беркетмәләр тутырылды. Законсыз әйләнештән җәмгысе 719,2 л күләмендә алкогольле продукция алынды.

Кулланучылар гаризалары буенча уздырылган планнан тыш тикшерүләр йомгаклары буенча кулланучы өчен билгеләнгән мәгълүматлары күрсәтелмәгән азык-төлек сатуның 7 очрагы, шул исәптән  саклау вакыты чыккан барлыгы 15121,57 сумлык товарның киштәдә искереп ятуы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International