Торак йортлардагы кибетләрдә кичке тугыздан соң хәмер сатуны тыярга ниятлиләр

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Мәскәү шәһәр думасы депутаты Кирил Щитов сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү департаментына әнә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, яңа чара “йокы” районнарында эчкечелеккә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк. Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү департаменты җитәкчесе Алексей Немерюк “Известия”гә бу тәкъдимне карарга әзер булуын белдергән.

- Бу чарага бик сак якын килү кирәк. Аның ни дәрәҗәдә дөрес булуын аңларга, барысын да исәпкә алырга кирәк, - дигән Немерюк.

Щитов әйтүенчә, “йокы” районнарында яшәүчеләр торак йортларда урнашкан кибетләрдә төнлә дә спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүләреннән  интегә.

- Кибеткә киләләр дә эчемлек сатып алалар. Аннан шул йорт янәшәсендә генә, кайвакыт хәтта балалар уен мәйданчыгында хәмер чөмерәләр. Әлбәттә инде, тавыш-тынсыз, шып-шыпырт кына чөмермиләр. Шул рәвешле биредә яшәүчеләрнең тынычлыгын бозалар, - ди Щитов. - Мәсәлән, кичке рейдлар вакытында Братеево һәм Зябликово районнарында мондый хәлләрне шәхсән үзем күзәткәнем бар.

Щитов фикеренчә, торак йорттагы кибеттә төнлә хәмер сатып алу мөмкинлеге булмаса, җирле халыкның теңкәсенә тигән сәрхушләр дә юкка чыгачак.

- 21.00 сәгатьтән соң исерткеч эчемлекләр сатуны тыеп карарга кирәк. Шуннан, нәтиҗәсен бәяләгәч, бу вакытны бераз үзгәртергә – алгарак “күчерергә” дә мөмкин булачак. Беренче чара ярдәм итмәсә әгәр, - дигән фикердә Щитов.

Моннан 2 ел элегрәк шәһәр хакимиятләренең торак йортлардагы кибетләрдә хәмер сатуны тулысынча тыярга җыенганлыкларын искәртеп үтик. Бу очракта фәкать кечкенә сәүдә нокталары гына  күздә тотылды. 2012 елның көзендә әзерләнгән закон проектында 2014 елның 1сентябреннән “торак йортларга кертеп, торак йортларга янкорма итеп төзелгән, составына гомуми мәйданы 200 кв.метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектлары һәм склад  бүлмәләре кергән урында”алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуны тыю күздә тотылган иде. Шуннан соң әлеге идеядән баш тарту турында карар ителде, чөнки бу  2 меңгә якын объектка кагылып, аларның спиртлы эчемлекләр сатуга лицензияләрен югалтуга китерәчәк иде.

Иҗтимагый палатаның сәламәтлекне саклау, физик культура һәм сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру комиссиясе әгъзасы Николай Дайхес фикеренчә, торак йортлардагы кибетләрдә кичке тугыздан соң хәмер сатуны тыю уңай нәтиҗә бирәчәк.

- Торак йортларда исерткеч эчемлекләр сатуны, дөрес хәл түгел, дип саныйм, чөнки бу кибетләргә килүчеләр кешеләргә ял итәргә комачаулый бит. Мәскәүдә яхшы сыйфатлы спиртлы эчемлекләр тәкъдим итүче махсус кибетләрнең күбрәк булуы кирәк, - дип исәпли Дайхес.

“Россия терәге” эшмәкәрләр берләшмәсе вице-президенты Владлен Максимов исә, үз чиратында, торак йортлардагы кибетләрдә хәмер сату вакытын чикләү – базар мөнәсәбәтләренә каршы чара, дигән ныклы фикердә.

- Үзгәрешләр асылда кечкенә кибетләргә, кече эшмәкәрләргә кагыла. Эре бизнеска өстәмә өстенлекләр бирәчәк бу, - ди Максимов. - Әйе, бездә ишегалларында эчү, подъездарны кайвакыт җәмәгать бәдрәфләренә әйләндерү проблемасы бар анысы. Әмма бу проблеманы бизнесны кысрыклап түгел, бәлки бөтенләй башка яссылыкта хәл итү кирәк.

Максимов фикеренчә, ишегалларында кәеф-сафа коруның төп сәбәбе кафе һәм барларда спиртлы эчемлекләрнең бәяләре “тешләүгә” бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International