Яңа Чишмә иртәсе

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Сентябрьнең беренче атнасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Яңа Чишмә районы полиция хезмәткәрләре мобиль төркем эше кысаларында уртак контрольлек- профилактика чаралары уздырды. Шундый көннәрнең берсендә Яңа Чишмә авылының Совет урамында урнашкан кибетләр тирәсендә айканып йөрүче бер сәрхуш контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре игътибарын җәлеп итте. Аларны иртәнге сәгатьтә (8 тирәсе), ягъни алкогольле продукция сату тыелган вакытта, сәрхушнең куенына “Усадская хлебная” аракысы кыстырылган булуы кызыксындырды. Гражданинның аракыны әле яңа гына якындагы кибетләрнең берсеннән сатып алганлыгы ачыкланды. Кибет сатучысы да үзенең аңлатмасында алкогольле продукцияне ваклап сату вакыты чикләнгән чорда хәмер сатып җибәргәнлеген раслады. Хәзерге вакытта тикшерү материалы - административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International