Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре хосусый эшмәкәр Г.А.Манукянның “Кавказ кухнясы” кафесында (адресы: ТР, Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе, Чапаев урамы, 46 нчы йорт), алкогольле продукцияне ваклап сату хокукы бирүче лицензиягә ия булмаган килеш, акциз маркалары белән маркировкаланмаган, Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция сату очрагын ачыклады. Нәтиҗәдә хосусый эшмәкәр Г.А.Манукянга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, продукция экспертиза тикшеренүенә җибәрелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Казан – Оренбург юлының 310 нчы чакрымында Чаллыда яшәүче Е.В.Алеханованы ВАЗ-2114 машинасында акциз маркалары белән маркировкаланмаган 408 шешә (204 л) хәмер алып килгәндә тоткарланды. Әлеге ханымның икенче тапкыр тоткарлануы инде бу. 2014 елның апрелендә Е.В.Алехановадан Казан – Оренбург юлының шул 310 нчы чакрымында 444 шешә (225 л) Казахстан хәмере тартып алынган иде. Әлеге факт буенча эш материаллары – судта карап тикшерүдә.