Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар дегустациясе утырышы уздыра

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасында кулланучылар хокукларын яклау чараларын тормышка ашыру кысаларында сок продукциясенә кулланучылар дегустациясе утырышы уздырыла.

Сокларны асылда барлык җиләк-җимештән, шулай ук кайбер яшелчәләрдән ясыйлар. Кибет киштәләренә сок продукциясенең күп төрләре: соклар, нектар, соклы эчемлекләр, морс һәм “өстәмә файдалы” соклар китерелә. Алар бер-берсеннән составы, азык кыйммәте ягыннан аерыла һәм сатып алучыларның төрле ихтыяҗларын, зәвыгын канәгатьләндерә.

Дегустациядә Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән сок продукциясе үрнәкләрен чагыштыру һәм бәяләү тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International