2014 елның 9 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге базасында Әгерҗе, Менделеев, Алабуга, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнары полиция бүлекләренең берләштерелгән җыены булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге җитәкчесе Н.А.Кукушкина алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә киртә кую буенча эчке эшләр органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьләсе буенча чыгыш ясады.
Полиция хезмәткәрләре законсыз әйләнештәге алкогольле продукция үрнәкләре белән таныштырылды, шулай ук аларга ялган продукцияне чыныннан ничек аерырга, алкогольле продукциянең легальлеген товарны озату документлары буенча ничек белергә икәнлеге аңлатылды, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә бәйле закон бозулар квалификациясе турында сорауларга җавап бирелде.