Закон проектының берсе күп фатирлы торак йортларда урнашкан барларда, кафе, рестораннарда “яшел елан” сатуны тыя. Икенчесе – дәүләт хакимияте органнары урнашкан биналарда. Экспертлар фикеренчә, әлеге чаралар җитәрлек дәрәҗәдә түгел, шуңа күрә алар ике закон проектын да киңәйтергә тәкъдим итә.
Беренче документ нигезендә, закон чыгаручылар төбәкләр хакимиятләренә күп фатирлы йортларда, торак йорттан торак булмаган йорт статусына күчерелгән биналарда җәмәгать туклануы оешмалары ачучы эшмәкәрләргә, сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, медовуха һәм зуррак градуслы эчемлекләр сатуны тыю хокукы бирергә тәкъдим итә. Бу тәкъдимне алар мондый йортларда яшәүчеләрнең кафе-барларга, дөресрәге, аларның шау-шуына һәм җәмәгать тәртибен бозуларына зар-интизар белдерүләре белән аңлата. Шул ук вакытта төбәкләр хакимиятләре “фәкать ваклап сату вакыты буенча гына өстәмә чикләүләр билгеләргә мөмкин”, - диелә документка аңлатма язуында.
Документның икенчесендә исә, федераль хакимияттән алып, муниципаль дәүләт хакимиятенә кадәр, барлык дәрәҗәләрдәге дәүләт хакимияте органнары биналарында хәмер белән сәүдә итүне тыю күздә тотыла. Аңлатма язуында, яшермичә, Дәүләт Думасы бинасында хәмер продукциясе сатыла, диелгән. 2006 елда Дәүләт Думасының Мандат мәсьәләләре һәм этика мәсьәләләре комиссиясе парламент эчендә алкогольле эчемлекләр сатуны тыю турында карар кабул итсә дә, бу карар ниндидер сәбәпләр аркасында хуплау тапмаган иде. Хәзер депутатларның карап тикшерүендә “яшел елан”га каршы көрәшкә юнәлдерелгән 30 дан артыграк закон проекты ята. “Илебез халкының аеклыгы өчен көрәшергә ниятләгән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең, депутатларның фикере алкогольгә каршы дәүләт кампаниясе максатлары һәм бурычларына туры килергә тиеш. Бу күзлектән чыгып караганда, дәүләт хакимияте органнары биналарында алкогольле продукция сату урыннарын булдыруга юл кую ярамый”, - дип исәпли документ авторлары.
“Аек Россия” хәрәкәте башлыгы Солтан Хамзаев дәүләт хакимияте органнарында хәмер сатуга тыю кертүне, гадел гамәл, дип саный. Шул ук вакытта ул анда эчемлек сатуны гына түгел, эчүне дә тыеп, бу инициативаны киңәйтергә тәкъдим итә. Хамзаев бигрәк тә бюджет акчасы хисабына “корпоратив”лар уздыру өчен хәмер сатып алуны тыю ягын алга сөрә. “Узган ел азагында бөр төбәк хакимиятендә дәүләт сатып алулары кысаларында бәйрәмгә 80 миллион сумлык хәмергә заказ биргәннәрен хәтерлисездер. Мондый күренешләргә юл куярга ярамый”, - дигән фикердә ул. Хәрәкәт башлыгы әйтүенчә, соңгы вакытларда чикләүләр буенча законнар күп кабул ителә, әмма аларның күбесе эшләми. Әйтик, төнге сәгатьләрдә хәмер сатуны тыю турында закон еш бозыла. “Безнең оешма ил күләмендә бу законны үтәүне күзәтеп килә. Шул максаттан, “контроль сатып алулар” ясый. 10 очракның 8 ендә закон бозуга юл куела. “Яшел елан”ны барыбер “итәк астыннан” саталар”, - ди ул. Аның әйтүенчә, балигъ булмаганнарга хәмер сату белән дә шундый ук хәл. Шуңа күрә, беренче чиратта, инде гамәлдә булып килүче законнарны үтәргә кирәк. Ә моны бары тик җәза чарасын катгыйлатып кына хәл итәргә була. “Балигъ булмаган үсмергә хәмер саткан өчен сатучы асылда 30-80 мең сум штраф түли. Аның өчен пүчтәк кенә сумма бу. Ә инде үсмергә кабат хәмер саткан өчен лицензиясеннән мәхрүм ителсә, нәтиҗәсе бөтенләй башкача булыр иде”, - дип дәвам итә сүзен эксперт. Моннан тыш, аның фикеренчә, хакимияттәгеләргә йортлардагы кафеларны гына түгел, спиртлы эчемлекләр сату турында законнарны санга сукмаучы кибетләрне дә ябу хокукы бирергә кирәк. Гомумән, дәүләт Россия гражданнарын хәмер һәм наркотиклар куркынычыннан саклау һәм бу проблеманы комплекслы хәл итү буенча стратегия эшләргә тиеш, дип саный ул.
Федераль һәм төбәкләрнең хәмер базарларын тикшерү үзәге директоры Вадим Дробиз исә, бу инициативалар кече бизнесны “эзәрлекләүләргә” бәйле, дигән фикердә тора. “Аларның максаты – зур һәм уртача бизнеска уңайлырак шартлар тудыру”, - ди ул. Хәмер продукциясенең 50 проценттан артыграгы кечкенә кибетләрдә сатыла. 2012 елның 1 гыйнварына Россиядә хәмер белән сәүдә итә торган 330 мең кибет, ресторан, кафе, барлар бар иде. Бүген исә аларның саны 250 меңгә генә калды. 80 мең сәүдә ноктасы базардан бөтенләйгә китте. Тыюлар һәм чикләүләр генә кешеләрнең эчү теләген киметми”, - дип исәпли ул.