Европа берлеге (ЕС) хакимиятләре, Украинаның көньяк-көнчыгышында чагыштырмача тынычлык урнашуга карамастан, Россиягә каршы санкцияләр басымын көчәйтергә ниятләүләре турында белдерде. Аерым алганда, Европа берлегенең Россиядәге илчесе Вигаудас Ушацкас, Россиягә каршы санкцияләр Украинадагы киеренкелекне йомшарту буенча нәтиҗәлерәк адымнар көтелү сәбәпле кертелә, диде.
Россия икътисадына каршы яңа санкцияләр җомга – 12 сентябрьдә кертелде дә инде. Ә алдагы көнне – 11 сентябрьдә президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, ЕС ягыннан яңа чикләүләр кулланылган очракта Россия хакимиятләре җавап чаралары күрүне күздә тота, дип белдергән иде.
Шул ук вакытта, тотылган автомобильләр, кайбер җиңел сәнәгать товарларыннан кала, зур градуслы спиртлы эчемлекләр, шәраб һәм кайбер зиннәтле әйберләр ЕС илләреннән кертү тыелган продукция исемлегенә кертелергә мөмкин.
Хәер, бу юнәлештә беренче “кисәтү” быелның августында булды да инде – “Роспотребнадзор”ның Свердловск өлкәсе бүлегендә Jack Daniel,s Tennessee Honey ликерында талпаннардан котылу чарасы буларак кулланыла торган бензой кислотасының бензил эфиры табылу турында белдерелде.
Россиянең санкцияләргә карата җавап гамәлләре турында рәсми рәвештә соңрак игълан ителәчәк.