Дәүләт Думасы дәүләт хакимияте органнарында хәмер сатуны тыюдан баш тарткан

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы дәүләт хакимияте органнары биналарында хәмер сатуны тыюны күздә тоткан закон проектын инкарь иткән, дип хәбәр итте 17 сентябрьдә REGNUM мәгълүмат агентлыгы.

Дәүләт Думасына депутат  Андрей Озеров (“Справедливая Россия”) тарафыннан кертелгән закон проектында РФ дәүләт хакимияте органнары, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары биналарында, шулай ук дәүләти һәм муниципаль учреждениеләрдә алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыюны билгеләү тәкъдим ителгән иде.

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский (“Единая Россия”) фикеренчә, закон дәрәҗәсендә депутатлар үзләренә эчүне тыйса, бик ямьсез килеп чыгачак. “Әйдәгез, ихтыяр көчен эшкә җигеп кенә эчүне ташлыйк”, - дип өндәгән коллегаларын Дәүләт Думасының профильле комитет вәкиле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International