РФ Хөкүмәте 2007 елдан бирле гамәлдә булып килгән һәм Югары судта ничәмә-ничә тапкыр каралып та, нәтиҗәсез кала биргән Интернет аша хәмер сатуны тыюны өлешчә бетерергә риза. Бу хакта “Коммерсантъ” газетасы хәбәр итә.
Тыюның ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булуы турында мәсьәлә өстендә эшләү 15 сентябрь көнне Премьер-министр Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә “Росалкогольрегулирование”га (РАР) һәм башка профильле ведомстволарга йөкләнгән.
Вице-премьер Аркадий Дворкович, беренче чиратта, шәрабны Интернет аша сатуны тыю бетерелергә мөмкин, дигән фикердә тора. Шул ук вакытта ул, тыюның бетерелүе хәмернең башка категорияләренә дә кагылырга мөмкин, дип исәпли.
Хәмерне Интернет аша сатуны тыю “Дистанция ысулы белән товар сату кагыйдәләрен раслау турында” 27 сентябрь, 2007 ел, №612 РФ Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнгән иде. Әмма законда мондый сәүдәне чикләүләр төгәл генә күрсәтелмәде. Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский хәбәр иткәнчә, дистанция ысулы белән хәмер сата алачак компанияләр реестрын булдыру тәкъдим ителә, мондый реестр РАР карамагында булачак. Бу компанияләр хәмер белән ваклап сәүдә итүгә генә түгел, күпләп сәүдә итүгә хокук бирүче лицензиягә дә ия булырга тиеш.
Звагельский әйтүенчә, сакланылулы географик атамасы булган шартларда, Интернет аша шәраб сату рөхсәт ителәчәк. “Бу исемлеккә аракыны кертмәячәгебез көн кебек ачык, хәмернең башка категорияләре буенча уйлашачакбыз әле”, - дип билгеләп үткән депутат.
Элегрәк “Европа” компаниясе хәмерне дистанция ысулы белән сатуны тыюның бәхәсле булуын судларда расларга маташкан иде. Әмма 2011 елда Югары суд Хөкүмәт карарын үз көчендә калдыру турында карар кабул итте.