2014 елның 22 сентябрендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы тирәсендә ел саен үткәрелә торган массакүләм чарага старт бирелде. Шулай итеп, Әлмәт, Россия һәм республикабызның башка шәһәрләре белән беррәттән, зур спорт бәйрәменә чыкты.
Спорт сөючеләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. Әлмәт инде менә 2006 елдан бирле әлеге массакүләм спорт акциясендә катнашып килә, дип искә төшерде ул. Бүген шәһәр һәм районыбызда 67 мең кеше, ягъни халыкның өчтән бер өлешеннән күбрәге физкультура һәм спорт белән актив төстә шөгыльләнә. Республикабызның нефтьчеләр башкаласында аларга, сәламәтлекләрен кайгыртып, актив ял итү өчен барлык шартлар тудырылган, диде хакимият башлыгы. М.Салихов чарага җыелган барча халыкны матур спорт бәйрәме белән котлап, йөгерүнең күңелләргә канәгатьлек хисе, дәрт-дәрман өстәвен теләде.
Иң элек Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты вәкилләренә, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре һәм хөрмәтле ветераннарга 1600 метр ераклыкка йөгерү хокукы бирелде. Алар бер йодрыкка тупланган команда булып бер үк вакытта финиш сызыгын бик матур кисеп үткәннән соң шәһәр предприятиеләре һәм төрле хезмәтләр вәкилләре, шул исәптән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, шәһәребезнең югары уку йортлары, махсус урта белем бирүче уку йортлары студентлары, шулай ук мәктәп укучылары бер-бер артлы стартка чыкты.
Көннең кояшлы матур булуы, чарага җыелган барча халыкның, шул исәптән финишка беренче булып килергә ыргылган нәни спортчыларның нурлы йөзләре гүя Әлмәтнең әйбәт эшләргә, ә иң мөһиме – яңа җиңүләргә, шул исәптән, спорттагы җиңүләргә дә әзер булуын аңлаткан кебек тоелды.