Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре азык-төлек бәяләре һәм ассортиментына мониторинг үткәрү барышында Әлки районы, Каргалы авылының “Нур” кибетендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне үтәмәүләрен ачыклады.
Территориаль орган хезмәткәрләре биредә эш көненең тугызынчы биш минутта бер ир-атка ике шешә “Белый медведь” сырасын (“Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ җитештергән, гомуми бәясе – 82 сум) сатып җибәрүдән башлануын күреп гаҗәпкә калды.
Кызганычка, әлеге товар-акча мөнәсәбәтләре сатучы өчен дә, сатып алучы өчен дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмады.
Хәзерге вакытта бу очрак буенча административ эш кузгатылды.