Сентябрь башларында Чистай районы буенча полиция хезмәткәрләре “Тойота” автомобилен тикшергәндә машина багажнигында, Казахстанда җитештерелеп, билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган 3 тартма “Кристалл” аракысына юлыккан. Хәмер хуҗасы (Чистай шәһәрендә яши) үзенең аңлатмасында алкогольле продукцияне, янәсе, дәвалану максатында сатып алуы турында язган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре дәвалануның сәер ысулын үз иткән әлеге егеткә карата РФ КоАП 15.12 ст.4 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Беркетмә, административ тикшерү буенча барлык материаллар белән бергә, судка карап тикшерүгә җибәрелде. Законсыз әйләнештәге хәмерен конфискацияләү һәм штраф куркынычы килеп чыгу егеткәйнең чирен оныттырыр яки аны дарулар белән дәвалануга күчәргә мәҗбүр итәр шикелле.