РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев күптән түгел генә булып узган “Сочи-2014” инвестицион форумында Хөкүмәтнең якын киләчәктә хәмергә акцизлар түләтү өлкәсен тәртипкә салырга ниятләве турында хәбәр итте.
Аерым алганда, акцизлар җыюны яхшыртуга игътибар бирү күздә тотыла.
“Әлеге акцизларны җыюны яхшырту бюджетка ким дигәндә өстәмә 200 миллиард сум акча китерәчәк”, - дип белдерде Премьер-министр.
ЦИФРРА тармак аналитик агентлыгы башлыгы Вадим Дробиз әйтүенчә, Россиянең хәмер базарында салым салудан читтә калып килгән “күләгәдәге” хәмер әйләнеше өлешенең зур булуы төп проблема булып тора.
“Кагыйдә буларак, зур градуслы хәмер легаль булмаган өлкәгә карый, базарда шуның, шулай ук суррогатларның өлеше 65 процент тәшкил итә, акцизлар хәмернең фәкать 35 процентыннан гына түләнелә”, - ди Дробиз.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бу хәлләр алкогольле продукцияне легаль булмаган төстә җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү бурычын хәл итәргә тиешле махсус Хөкүмәт комиссиясен оештыру зарурилыгына китерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.