Очсыз һәм...агулы

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр З.М.Гаймазованың “Мишәр” кибетләрендә (Лениногорск районы, Кәркәле авылы, Совет урамы, 91 йорт) һәм хосусый эшмәкәр Н.Р.Гатауллинның “Итилькибетендә (Әлмәт ш., Шевченко ур., 108 й.)   “Гиппократ” ҖЧҖ (Самара ш.) җитештергән 95 градуслы “Этил спирты” эремәсен сату очракларын ачыклады. Әлеге спиртның 100 граммы 30 һәм 25 сум тора.

Этикеткасында күрсәтелгәнчә, эремә тәнгә тидерү-ышку өчен (эчү өчен түгел) билгеләнгән, микробларга каршы антисептик, авыртуны баса, авыртуны тойдырмый торган чара булып тора. Шулай ук фармакологиядә дарулар әзерләүдә кулланыла.

Тик, ни кызганыч, кайбер адәмнәр бу эремәне этикеткасында күрсәтелгәнчә түгел, бәлки суррогат алкоголь сыйфатында куллануны хуп күрә. Аларны очсызлы һәм дә этикеткасына “спирт 95%” дип язылган булуы кызыктыра.

Әмма, эчкән очракта, әлеге спиртлы эремә организмны агулый. Ул, көчле тәэсирле наркотик кебек, башта күтәренкелек бирә, ә аннан соң нерв системасына “бәрә” (шул исәптән баш мие тышчасын зарарлый). Аны куллану организмның төп функцияләрен бозуга, органнар һәм системаларны эштән чыгаруга китерә.

Предприятиеләр җитәкчеләренә һәм хосусый эшмәкәрләргә шуны җиткерәсебез килә: этил спиртын, шул исәптән фармстатьялар (фармакопейная статья) буенча этил спиртын, спиртлы продукция саткан өчен гамәлдәге закон нигезендә вазыйфаи затларга ун меңнән унбиш мең сумга кадәр; юридик затларга – ике йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылылык каралган. Шул ук вакытта спирт һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү дә күздә тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International