Бүген Апас район суды, Татарстанда беренче тапкыр буларак, тәүлек әйләнәсендә спиртлы эчемлекләр китерү буенча alkohol-nochyu.ru сайтын ябу турында прокуратура дәгъвасын канәгатьләндерде. Апас районы прокуроры Ришат Шакиров “Вечерняя Казань” газетасына хәбәр иткәнчә, суд әлеге сайт мәгълүматларын, тыелган мәгълүматлар, дип таныган. Суд карары, үз көченә кергәч, сайтны ябу буенча чаралар күрү өчен, “Роскомнадзор”га җибәреләчәк.
“Роскомнадзор”ның ТР буенча идарәсе вәкилләре суд утырышында катнашмаган: алар прокуратура инициативасын хуплаулары һәм үзләреннән башка гына дәгъваны карап тикшерүне сораулары турында судка мөрәҗәгать иткән. Хәмер китерү хезмәте вәкилләре исә судка чакырылмаган. Шакиров әйтүенчә, аларны табуга ирешелмәгән: сайтта күрсәтелгән почта адреслары ялган булып чыккан.
Шуңа да карамастан, сайт әле һаман эшли. Хәер, анда күптән түгел генә хуҗасының әлеге электрон ресурсны сатарга теләве турында хәбәр пәйда булды-булуын. Моннан тыш, бүген “ВК” хәбәрчеләре Казан провайдерлары арасыннан берсенең, суд нигезендә тыюны көтеп тормыйча, кулланучыларга alkohol-nochyu.ru (сатып алучыга, уткабызгыч һәм башка шундый вак-төяк әйбер сатып алган очракта, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Казанның теләсә кайсы ноктасына “бүләккә” хәмер китерүне вәгъдә итә) хезмәте күрсәтүдән файдалану мөмкинлеген чикләвен ачыклады.