Фучик урамындагы 106 нчы йортта яшәүчеләргә бер җиңүгә ирешүгә күп калмаган кебек: 22 сентябрьдә Идел буе район суды әлеге йортның беренче катында урнашкан тәүлек әйләнәсендә эшләүче кафе-барны 23.00 сәгатьтә ябу турында карар чыгарды. Кафе-бар күп фатирлы торак йортта урнашканлыктан, биредә тәүлегенә 24 сәгать эшли торган нинди дә булса предприятие урнаштырырга ярамый, дигән карарга киленде.
Бу йортта яшәүчеләрнең, бардан бигрәк, аның клиентларына дәгъвасы зур. Алар 22.00дән соң, кибетләрдә хәмер сатылмый башлагач, төнге күбәләкләр кебек шушы кафе-барга җыела. Бар үзе элеккеге бер бүлмәле фатирда урнашкан. Кечкенә булганлыктан, “яшел елан”ны үз итүчеләрнең барысын да сыйдыра алмый. Шуңа күрә клиентлары, “зәмзәм суын” сатып алгач, урамга ишек төбенә чыгып “тамак чылату” ягын карый.
Дөрес, бар спиртлы эчемлекләрне тәүлегенә 24 сәгать буе легаль шартларда саткан үзе. Ник дигәндә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аңа 2017 елның 14 маена кадәр гамәлдә булырга тиешле лицензия биргән. Биргән, чөнки барның хуҗалары (“Олимпик Плюс” фирмасы” ҖЧҖ) кәгазьдә күрсәтелгән барлык таләпләрне үтәгән: кафе-барның бәдрәфе, өстәлләр, салфеткалар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, тимер кашык-чәнечкеләре һәм хәтта менюсы да бар. Элеккеге бер бүлмәле фатирда урнашкан булуына да әлләни искитәрлек түгел. Кызганычка, законда мондый кафе-барларның мәйданына карата бернинди дә таләпләр куелмаган.
Тик, әйтергә кирәк, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек көннән-көн ишәя барган тәүлек әйләнәсендә эшли торган барлар гади гражданнарны гына түгел, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясен дә борчый. Шуңа күрә ведомство Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәткә, законда мондый барларның мәйданы күпме булырга тиешлеген тәгаен күрсәтергә һәм алардагы эчемлек бәясен сәүдә нокталарындагыга караганда кыйммәтрәк итәргә, дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
Кызганыч, әлегә “Олимпик Плюс” фирмасы” ҖЧҖ карамагындагы тәүлек әйләнәсендә эшли торган кафе-бар белән пенсионер-активистлар арасындагы низагка зур өтер генә куярга була. Ә ни өчен нокта түгел, дисезме? Чөнки бар хуҗалары суд карарына закон нигезендә шикаять белдерергә мөмкин. Әлегә Фучик урамындагы бар клиентларына тәүлек әйләнәсендә хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Чәршәмбегә каршы төндә дә эшли иде.