Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2014 елның 3 кварталы өчен 2014 елның 1 октябреннән 2014 елның 20 октябренә кадәр федераль форматта декларацияләр кабул итү турында хәбәр итә.
Декларацияләрне кабул итү йомгаклары буенча теркәлгән декларацияләр турында мәгълүматлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында “Декларацияләү” бүлегенә урнаштырылачак.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.13 статьясында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) куллануны декларацияләүдә мәгълүматларны дөрес күрсәтмәгән һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозган өчен җаваплылык күздә тотылган: бу хәл вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.