Зеленодол районында салым түләмәүчеләрне “аулау”

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Сентябрьнең соңгы көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы бүлеге Федераль суд приставлары хезмәте ТР буенча идарәсенең Зеленодол районы суд приставлары бүлеге белән берлектә Зеленодол территориаль органының тикшерүләр материаллары буенча административ штрафлар түләмәгән бурычлылар буенча  менә инде икенче тапкыр уртак рейд  уздырды.

Гражданнарның яшәү урыннарына, эшмәкәрләрнең сәүдә эшчәнлеген хәл итү урыннарына рейдларга чыгу нәтиҗәсендә 2012-2014 елларга кузгатылган 8 эш буенча чама белән 35 мең сумлык штрафлар түләтелде. Көнкүреш техникасына, автомобильгә яки кибеткә кергән акчага арест салу мөмкинлеге штрафлар түләүгә этәргеч бирде. Штрафлар түләтү буенча уртак эш дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International