Өлкән буынны 1 октябрьдә котлау бик зур мәгънәгә ия. Ник дигәндә, пенсия яше – тормышыбызның “алтын көзе” бит. Планетабызның барлык тәҗрибәсе һәм зирәклеге өлкән буын вәкилләрендә тупланган ич!
Без 1 октябрьдә өлкән абый-апаларыбызны хөрмәтләп, бик җылы һәм эчкерсез бәйрәмне билгеләп үтәбез. Көндәлек тырыш хезмәтегез, кешелекле һәм зирәк булуыгыз өчен иксез-чиксез рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз, хөрмәтле ветераннарыбыз!
Тик өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту бәйрәм көнендә генә түгел, бәлки көндәлек эшебез булырга тиеш. Бу хакта без бер генә минутка да истән чыгармаска тиешбез. Аларның тормыш-көнкүрешендә ярдәм итү, киңәш-табыштан, кайгыртудан өзмәү – бүгенге төп бурычларыбызның берсе әнә шул. Сезнең алдагы бик зур бурычыбызның кечкенә генә өлеше әле бу.
Шәһәр һәм республикабызны алга таба үстерүдә сезнең бай тормыш тәҗрибәгезне, зирәк, акыллы киңәшләрегезне һәрвакыт бик югары бәялибез. Тормышта актив позициясе белән аерылып торган, үсеп килүче буын белән даими төстә эшләүче ветераннар оешмаларына аеруча рәхмәтлебез.
Сөекле әби-бабайларыбызны Өлкәннәр көне белән чын йөрәктән котлыйбыз! Аларга саулык-сәламәтлектә озын гомер кичерүләрен, балалары һәм оныкларының рәхим-шәфкатен телибез!
Бу матур бәйрәм көнендә Әлмәт шәһәрендә өлкәннәр чәчтарашханәләрдә бушлай чәч кистерә, мунчада юына, шулай ук көнкүреш техникасын һәм кием-салым төзәтү хезмәтеннән файдалана ала. Хәйрия мәҗлесләре уздыру, патронаттагы песионерларның өйләренә барып хәлләрен белешү, бәйрәм белән котлау да күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре иң элек Әсәдуллиннар гаиләсен бәйрәм белән котлап, бу өлкән абый-апага истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларда тормыш дәрте сүнмәү-сүрелмәү, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының җылы мөнәсәбәттән өзмәү теләкләре җиткерелде.