Дмитрий Медведев спиртлы даруларны фәкать рецепт буенча гына сатарга тәкъдим итте

2014 елның 3 октябре, җомга

РФ Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев составында спирт булган даруларны Россиядә фәкать рецепт буенча гына сатарга тәкъдим итте. Премьер-министр  бу тәкьдимен чираттагы эшлекле киңәшмә вакытында җиткерде.

Нәтиҗәдә Сәламәтлек саклау министрлыгына кызыксынулы федераль башкарма хакимият органнары белән берлектә әлеге мәсьәлә буенча Россия законына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә өстендә эшләргә кушылды, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте рәсми сайтында.

Моннан тыш “Росалкогольрегулирование” оешмасына да кайбер бурычлар йөкләнгән. Ведомствога, аерым алганда, РФгә физик затларның  Таможня берлеге илләреннән  5 литрдан артыграк хәмер кертүләрен тыю мөмкинлеге турында мәсьәлә буенча эшләргә кушылган.

Ведомстволар әлеге мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрен 18 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International