Ведомствоара комиссия утырышы

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

2014 елның 3 октябрендә Алабуга муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары З.Х.Сөнгатуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Л.И.Богатова катнашында Алабуга муниципаль районында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү, мондый очракларга юл куймау ягыннан бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Утырыш йомгаклары буенча контрольлек итүче органнарга түбәндәге юнәлешләр буенча этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү, мондый очракларга юл куймау эшен дәвам иттерергә киңәш ителде:

- алкогольле продукцияне сату вакыты буенча бозуларга юл куймау;

- лицензиясез эшчәнлекне ачыклау;

- хәмер суррогатларын (“ике төрле максаттагы” спиртлы сыеклыклар, ялган хәмер, көмешкә) сатуны булдырмау;

- Казахстан Республикасында җитештерелә торган хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International