1 октябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре үзләренең “гаиләсендә” элеккеге коллегалары-остазларын кабул итте. Болар – элекке җитәкчебез Певнева Людмила Николаевна, Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Шерниязова Татьяна Павловна һәм куллану базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хаҗгали кызы, контрольлек-инспекция бүлеге консультанты Зарифуллина Кадрия Дамир кызы. Матур табын янында бик күп җылы сүзләр әйтелде, территориаль органның оештырылып эшли башлаган еллары, хезмәт коллективының эшләре һәм бәйрәмнәре турында элеккеге хезмәткәрләребез хәтер-хатирәләрен яңартты. Элекке җитәкчебез Людмила Николаевна очрашу оештырган өчен рәхмәт әйтеп, территориаль органның яңа коллективына хәер-фатиха сүзләрен ирештерде. Безгә ул саулык-сәламәтлек, яңа үрләр теләде.