Төнге сату

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектларның алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне ни рәвешле үтәүләрен барлау максатыннан чираттагы мониторинг чарасын уздырды. Кызганычка, һәрвакыттагыча, закон бозу очраклары да ачыкланды.  Барлыгы 15 тән артыграк сәүдә объекты ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе игътибарына эләкте. Сигез кибеттә тыелган вакытта хәмер сату очраклары билгеләнде. Шул ук вакытта хосусый эшмәкәр Э.И.Гаврилова бер ай эчендә ике тапкыр закон бозган булып чыкты.

Икенче яктан, күп кенә эшмәкәрләрнең закон кысаларында эшләве  сөендерә. Аларның кайберләре үз клиентларына хәтта ки иҗади якын килеп хәмер сатуның вакыты һәм билгеләнгән тыюны бозарга ярамавы турында мәгълүмат җиткерү җаен тапкан. Инспекция хезмәткәрләре Лаврентьев урамында урнашкан  павильон ишегендәге  шундый белдерүләрнең берсен фотога төшереп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International