Үзләренең бизнесын хәмер эчемлекләрен сатудан башлаган яшь эшмәкәрләр әлеге өлкәдә законнарны өйрәнү белән мәшәкатьләнеп тормый. Шуның аркасында хокук бозу очракларына юл куела!
Түбән Кама территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы эчке базарында халык куллану товарлары бәяләре һәм ассортиментына мониторинг үткәрү барышында сыраны агызып сату буенча махсуслашкан павильонга тап булды. Сәүдә объектын тикшерү барышында эшмәкәрнең сатудагы барлык продукция буенча документларга (продукцияне җитештерү һәм әйләнеше легальлеген раслый торган): тәгаенләп әйткәндә, товар-транспорт накладнойлары һәм товар-транспорт накладнойларына белешмәләргә ия булуы ачыкланды анысы.
Әңгәмә барышында хосусый эшмәкәрнең бизнес белән әле ике ай гына шөгыльләнүе билгеле булды. Тик ул иң элек алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы норматив актларны укыган булса икән дә бит... Шул чагында стационар булмаган сәүдә объектларында хәмер продукциясен ваклап сатуның тыелганлыгын белеп, закон буенча гына эш итәр иде югыйсә. Әмма... Законны белмәү җаваплылыктан азат итми шул. Шулай итеп, хосусый эшмәкәргә РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ беркетмә төзелде. Менә инде хәзер яшь эшмәкәргә йә эшчәнлеген үзгәртергә, яисә сыра сату өчен стационар сәүдә объекты табарга туры киләчәк.