10 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә ит консервлары буенча кулланучылар дегустациясе утырышы уздырыла.
Ит консервылары – кулланучылар арасында иң киң таралган ит ризыкларыннан берсе. Мондый консервлар Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының стандарт ризык җыелмасына керә. Шулай ук “Госрезерв”, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү баш идарәсе карамагындагы учреждениеләр әлеге ризыкны иң күп кулланучылар булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бу базарга тикшерү үткәрде, шул исәптән мониторинг ясады, кулланучылар арасында сорашып белешү уздырды.
Гражданнар арасында үткәрелгән сорашып белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ит консервларын сайлап алганда иң элек бәясенә һәм сәүдә маркасына (җитештерүче атамасы) игътибар ителә. Респондентлар арасыннан 32 процентының иң элек - бәясеннән, 31 процентының - сәүдә маркасыннан чыгып консервларны сайлап алуы билгеләнде. Шулай ук савытының да шактый ук зур роль уйнавы билгеле булды: респондентларның 20 процентының ризык савытын игътибардан читтә калдырмаулары ачыкланды.
Дегустация үткәрү өчен ГОСТ буенча җитештерелгән (мондый продукциягә составы, сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы ягыннан катгый таләпләр куела) 12 атамадагы продукция сатып алынды. Болар: пешерелгән сыер итеннән - 8 консерв, дуңгыз итеннән – 5, ат итеннән - 2 консерв.