Декларацияләрдә алкогольле продукция җибәрү (сатып алу) турында мәгълүмат чагылдыру хакында

2014 елның 10 октябре, җомга

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең 23.08.2012 ел, №231 боерыгы белән расланган Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) аны куллану күләме турында, җитештерү куәтләреннән файдалану турында декларацияләр тутыру тәртибе нигезендә, декларацияләрдә алкогольле продукция сатып алу (җибәрү) турында мәгълүмат товар озату документларына (товар-транспорт накладнойлары) туры китереп чагылдырыла.

“Бухгалтерия учеты турында” №402-ФЗ Федераль законның 9 статьясы нигезендә, беренчел учет документы хуҗалык операциясен башкарганда тутырылырга тиеш, ә инде башкарганда мөмкин булмаганда – тәмамланганнан соң тутырылырга тиеш.

“Росалкогольрегулирование” аңлатмасы нигезендә, алкогольле продукцияне кабул итеп алганда факттагы мәгълүматлар белән товар-транспорт накладнойлары арасында аермалыклар булганда, товар җибәрүче һәм товарны кабул итеп алучы оешмалар вәкилләре катнашында билгеләнгән аермалык турында актлар рәсмиләштерелә.

Продукцияне кабул итеп алганда аермалыклар (товарның җитмәве яки артык калуы кебек) билгеләнеп, документлар нигезендә рәсмиләштерелгән очракта, декларацияләрдә товар җибәрүче, шулай ук сатып алучы тарафыннан, товар-транспорт накладное нигезендә, җибәрелгән (сатып алынган) продукция күләмнәре чагылдырыла.

Декларацияләрдә товарның җитмәү (артык калу)  күләмнәре, билгеләнгән аермалыклар турында актлар нигезендә, товар җибәрүчеләр (сатып алучылар) тарафыннан “Башка керем” (“Прочий приход”) яисә “Башка чыгым” (“Прочий расход”) дигән графаларда чагылдырыла.

Шул рәвешле продукция җибәрүчеләр тарафыннан декларацияләрдә күрсәтелеп, җибәрелгән продукция күләме продукция кабул итеп алучылар тарафыннан декларацияләрдә күрсәтелеп, сатып алынган продукция күләменә туры килергә тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматында алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында айлык мәгълүматларда алкогольле продукция җибәрү (сатып алу) турында мәгълүмат чагылдыру тәртибе “Росалкогольрегулирование” форматында декларацияләр тутыру тәртибенә охшаш.

Шуны да исегезгә төшерәбез: этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) аны куллану күләме турында, җитештерү куәтләреннән файдалану турында декларацияләр тутырганда мәгълүматларны бозып күрсәткән өчен һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм декларация тапшыру срогын бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.13 статьясы нигезендә җаваплылык күздә тотылган: вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International