Мобиль төркем авылда булды

2014 елның 10 октябре, җомга

2014 елның 9 октябрендә Менделеев муниципаль районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Менделеев районы полиция һәм башкарма комитеты хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем авыл торак пунктлары буенча рейд уздырды.

Рейд барышында озак вакытлар буе алкогольле продукцияне ваклап сату эшчәнлеген хәл итүче оешмаларның, кагыйдә буларак, гамәлдәге законны бозмаулары билгеләнде. Асылда эшчәнлекләрен 2014 елда гына башлап, алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы норматив актларны тиешенчә өйрәнмәгән авыл эшмәкәрләренең закон бозып ятулары ачыкланды. “Сельмаг”та әңгәмә барышында  кибетчеләрнең этил спирты микъдары 5 процентка кадәр булган сыраны гомумән алкогольле продукция дип санамаулары билгеле булды. Тик... Законны белмәү җаваплылыктан коткармый.

Мобиль төркемнең рейды вакытында тиешсез вакытта сыра продукциясе сатуның ике очрагы ачыкланды. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International