Октябрьнең беренче декадасында законны санга сукмау очраклары ачыкланды

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең беренче декадасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы  полиция хезмәткәрләре белән берлектә территориаль орган карамагындагы районнарда алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау максатыннан чаралар уздырды.

Алексеевск районында билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган, Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция сату очрагы ачыкланды. Продукция хуҗасы үз ихтыяры белән гаражыннан йөз егерме шешә хәмер продукциясен чыгарып бирде. Аракыны ул үзенең кирәк-ярагына сатып алган, янәсе.

Әлки районында Сихтерме – Хузангай автомобиль юлында Түбән Хурада авылында яшәүче берәүнең “ВАЗ 21140” маркалы машинасында этикеткалары, товар озату документлары һәм маркировкасы булмаган спиртлы сыекча тутырылган биш литрлы пластмасса савытлар табылды.  “Ундүртле” хуҗасыннан барлыгы 75 литр күләмендә спиртлы сыекча алынып, сыекча үрнәкләре экспертизага җибәрелде. Шушы ук районның Татар Төгелбае авылында бер шәхси йорттан көмешкә сатып алынды (контрольлек максатыннан).

Шулай ук Яңа Чишмә районында да моның ише очраклар ачыкланды. Кызыл Октябрь авылының Үзәк урамында Яң Чишмә районының Тубылгытау авылында яшәүче бер ханымның “ВАЗ 2114” маркалы автомобилендә этикеткалары, товар озату документлары һәм маркировкасы булмаган үтә күренмәле һәм көрән төстәге сыекчалар тутырылган биш литрлы пластмасса савытлар табылды. Оператив чаралар барышында этил спиртына охшаш 30 литр сыекча хуҗасыннан алынды. Моннан тыш Слобода Петропавловская авылында яшәүче бер ханымның көмешкә сатуы билгеле булды.

Барлык закон бозу очраклары буенча административ тикшерүләр алып барыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International