ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне үтәү буенча мониторинг уздырды.
Хезмәткәрләребез Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Түбән Кама районының Ширәмәт авылында 25ләп сәүдә объектында булды. Әмма аларның берсендә дә алкогольле продукцияне сату вакытын санга сукмау очрагы теркәлмәде.
Әйтергә кирәк, бик яхшы күрсәткеч бу!
Шулай да Ширәмәт авылы читендәге карап торышка гади генә бер кибет хезмәткәрләребезнең уңай тәэсирен бозды-бозуын. Мониторинг барышында сәүдә объектының стационар булмавы ачыкланса да, кибет киштәсендә бәя белешмәлекләре тиешенчә урнаштырылган сыра шешәләренең кукраеп утыруы күзгә чалынды. Сәүдә объекты хуҗасы (сатучысы да – үзе үк) сыраны стационар булмаган сәүдә объектларында сатуның тыелуын белгән, әмма бу тыюның үзенә кагылуын аңламаган булып чыкты! Кибет урнашкан җир кишәрлеге үз милкендә, янәсе!
Әлеге очрак буенча административ тикшерү кузгатылып, административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.