Җомга көнне Дәүләт Думасы легаль булмаган тәмәке һәм хәмерне контрабанда юлы белән кертүгә һәм әйләнештә йөртүгә җинаять җаваплылыгын күздә тоткан төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Ирина Ярова җитәкчелегендә депутатлар тарафыннан эшләнгән төзәтмәләр РФ Җинаятьләр кодексына яңа – 229.2 статьяны өстәүне күздә тота. Закон бозучылар өчен 300 000нән 1 миллион сумга кадәр штраф салу, шулай ук биш елга кадәр иректән мәхрүм итү кебек чаралар каралган. Депутатлар шулай ук РФ Җинаятьләр кодексының 171.1 статьясына (маркировкаланмаган товарлар җитештерү һәм сату) үзгәрешләр кертүне дә тәкъдим итә: бу үзгәрешләр зур күләмдә зыян китергән өчен штрафны 200 000 нән 300 000 сумга кадәр һәм аеруча зур зыян китергән өчен – 300 000 нән 500 000 сумга кадәр арттыруны күздә тота. Закон проекты нигезендә, ике статья буенча да зыян күләме легаль булмаган товарның бәясеннән чыгып билгеләнәчәк: бәясе 100 000 сумнан артып киткән очракта зыян күләмен – зур, дип; ә инде 1 миллион сумнан артып киткән очракта – аеруча зур, дип исәпләү тәкъдим ителә.
Хәзерге вакытта исә 1,5 миллионнан алып– зур зыян, дип, 6 миллионнан алып – аеруча зур зыян, дип исәпләнелә.
Алкогольне легаль булмаган шартларда кертү проблемасы таможня чикләренең булмавы һәм Таможня берлеге эчендә акцизларның төрлечә булуы сәбәпле катлауланды. РФдә катылыгы 9 градустан артыграк хәмергә акциз бәясе сусыз спиртның 1 литры өчен 500 сум тәшкил итсә, Казахстанда – нибары 500 тәңкә (110 сум).
ЦИФРРА тармак аналитик агентлыгы директоры Вадим Дробиз исәпләп чыгарганча, 2013 елда Казахстаннан акцизлар түләмичә генә 15 миллион шешә аракы, 2014 елда – чама белән 25 миллион шешә аракы кертелгән. Белоруссиядән кертелгән хәмер күләме әлләни зур түгел.
Шуның белән бергә, 2020 елга Белоруссия һәм Казахстан акцизлары РФдәге акцизлар күләменә якынайтылырга тиеш. Әлеге норма Россия, Белоруссия һәм Казахстанда салым сәясәтен алып бару принциплары турында килешү проектында күздә тотылган, дип хәбәр итә “Ведомости” мәгълүмат чыганагы.