Һаман шул бер балык башы...

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Бу гыйбарә Чаллыда яшәүче О.Л.Рыловага  карата аеруча туры килә.

2014 елның 11 октябрендә Бөгелмә районының “Базаровка” полиция контроле постында О.Л.Рылова машинасы тоткарланды. Автомобильне тикшерү барышында билгеләнгән үрнәктәге маркаларга ия булмаган 342 шешә (231 л) Казахстан Республикасы хәмере табылды.

Югыйсә бу ханым әле 2014 елның 25 сентябрендә генә шундый ук хокук бозу (маркировкасыз хәмер продукциясен әйләнештә йөртү) өчен Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы карары белән, үзеннән алынган хәмер продукциясе конфискацияләнеп, штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган иде.

Әмма О.Л.Рыловага сабак булмаган бу, күрәсең. Әлеге ханым ише “эшмәкәрләр” белеп торсын: кабат–кабат хокук бозулар юньлегә  илтми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International