Хәзер Россиядә Административ хокук бозулар турында кодекста балаларга хәмер саткан өчен 30 меңнән 500 мең сумга кадәр штрафлар күздә тотылган. Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителгәнчә, РФ Хөкүмәте балаларга хәмер саткан өчен штрафның түбәнге чиген 50 мең сумга җиткерү идеясен хуплый.
“Закон проекты балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатучы затлар өчен җинаять-хокукый йогынты нәтиҗәсен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Штрафның түбәнге чиген 50 мең сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә,” – дип искәртелә хәбәрдә.
Инде әйтеп үтелгәнчә, хәзер Россиядә Административ хокук бозулар турында кодекста балаларга хәмер саткан өчен 30 меңнән 500 мең сумга кадәр штрафлар күздә тотылган, шул ук вакытта Җинаять кодексында балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләрне кабат–кабат саткан өчен минималь штраф күләме биш мең сум тирәсе тәшкил итә.
“Җинаятьләр кодексының 1511 статьясында санкциянең түбәнге чиген билгеләү җинаять-хокукый чаралар белән административ хокук нигезендә җайга салынган иҗтимагый мөнәсәбәтләргә тиешенчә йогынты ясау һәм Җинаятьләр кодексы, КоАП нормаларындагы санкцияләрне җайга салу мөмкинлеге бирәчәк”, – диелә Министрлар Кабинеты сайтында.